Җәзасыз җинаять юк: «Кайгырту» приютында профилактик әңгәмә

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Бүген Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Җәзасыз җинаять юк» дигән темага әңгәмә узды. Кече яшьтәге мәктәп балалары белән чараны социаль педагог Наталия Смелова үткәрде.

Приютның дүрт тәрбияләнүчесе катнашкан дәрес балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде. Балаларга РФ гамәлдәге законнарында каралган балигъ булмаганнарга карата җәза чаралары турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында, интернет-киңлектә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Балалар ничек җинаятьнең корбаны булмаска өйрәнделәр, «Тылсымлы алма» әкиятен тыңладылар һәм «Өч капчык хәйләкәрлек» мультфильмын карадылар, шул рәвешле рухи сыйфатларның өстенлеген ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International