«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә чәй бәйрәме узды

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

28 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар өчен «Чәй тантанасы» дигән темага дәрес үткәрделәр.

Чара башында белгеч чәйнең төрләре белән танышырга тәкъдим итте. Аннан хезмәтләр алучылар чәй ясадылар, кызыклы мәгълүмат белделәр, чәй кайнатуның яңа ысулларын ачтылар. Шулай ук дәрестә катнашучыларга чәйнең файдалы үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Чарада 10 кеше катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашулар социаль хезмәтләр алучыларның күзаллауларын киңәйтеп кенә калмыйча, игътибарлыкны да үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International