«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләрне табигатькә сакчыл карарга өйрәтәләр

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Табигатькә аңлы караш формалаштыру максатыннан Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү кысаларында экосәяхәт оештырылды.

Өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр приют территориясендә үсә торган үсемлекләр белән таныштылар, аларның фәнни исемнәрен, дәвалау үзлекләрен белделәр. Шулай ук балаларга үсемлекләрнең ни өчен яшел төскә ия булуы, ә кайбер чәчәкләрнең төнгә каршы ябылуы турында сөйләделәр. Аерым матурлыклары, исләре белән җәлеп итә торган, чәчәк ата торган үсемлекләр турында сөйләштеләр. Шул ук вакытта аларның күбесе үлән ашаучы хайваннар өчен азык булып тора яки бөҗәкләргә яшеренергә ярдәм итә.

Әңгәмәдән соң приютта тәрбияләнүчеләр чәчәкләрне һәм үсемлекләрне аерым ихтыяҗсыз өзәргә кирәкми, чөнки бу табигатькә зыян сала дигән нәтиҗәгә килделәр.

Мондый чаралар балаларга үсемлекләр турында белемнәрен тулыландырырга ярдәм итә һәм аларда кешелеклелек һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International