24 июнь көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә капиталь ремонт һәм су чистарту буенча яңа җиһазлар сатып алганнан соң бассейн эшли башлады.
Капиталь ремонт Татарстан Республикасы бюджеты хисабына башкарылган. Чистарту системасының автоматлаштырылган заманча комплексы хәйрия проекты хисабына урнаштырылган, бу инициативада 13 фирма һәм 30дан артык битараф булмаган граждан катнашты.
Тантаналы чараны тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова ачты. Хезмәтләр алучылар, аларның ата-аналары һәм үзәк хезмәткәрләре исеменнән ул ТР Хөкүмәтенә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелегенә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, «Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, җирле хакимият органнарына, ремонт эшләре җитештерүче «МираСтрой» төзелеш компаниясенә рәхмәт белдерде. «Большая игра» тренинг үзәге, «Создающие» командасы һәм «Махеев» хәйрия фондына җиһазларны сатып алу һәм урнаштыру өчен аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Сәламләү сүзеннән соң Галина Калашникова үзәкнең үсешенә зур өлеш керткән мактаулы кунакларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәмнең бизәге булып үзәк хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре әзерләгән концерт номерлары булды. Тантаналы өлештән соң барлык кунаклар бассейн бинасына уздылар, анда суга уенчык өрмә дельфинны җибәрделәр.