«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәитү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәткәрләр белән эшлекле киңәшмә үткәрделәр.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде: социаль хезмәткәрнең эш документациясен алып бару, килешү нигезендә өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү, социаль хезмәткәр этикасын үтәү.
Озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү өчен җаваплы белгеч Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе кысаларында «Аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен тернәкләндерүнең техник чаралары» темасына дәрес үткәрде.
Киңәшмә ахырында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Хәтерләсеннәр өчен» дип исемләнгән документаль фильм карау оештырылды.