Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Яр Чаллы шәһәрендә булып кайтты.
«Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси кабул итү булды. Кабул итү тәмамланганнан соң Эльмира Зарипова шәһәрнең социаль учреждениеләрендә булды.
«Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә министр сәламәтлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерүнең заманча алымнары белән танышты, тернәкләнүчеләр, ата-аналар һәм үзәк хезмәткәрләре белән әңгәмә корды.
«Перекресток» билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәгендә ведомство башлыгы учреждение территориясен һәм бүлмәләрен карап чыкты, социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты.
Шулай ук сәфәр кысаларында министр Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды, анда күптән түгел капиталь ремонт тәмамланды.
«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Эльмира Зарипова балаларның яшәү шартлары белән танышты, тәрбияләнүчеләр белән аралашты, аларның ничек ял итүләре белән кызыксынды.
.jpeg)