Министр Эльмира Зарипова чаллылыларның сорауларына җавап бирде

2022 елның 24 июне, җомга

Бүген, 24 июнь көнне, Яр Чаллы шәһәрендә эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.

«Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси кабул итү булды, очрашу барышында министр «Демография» милли проекты, үз эшеңне ачу һәм халыкны эш белән тәэмин итү турында гамәлдәге законнар кысаларында һөнәри белем бирүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә җентекле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International