23 июнь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә Халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча координация советының чираттагы утырышы узды. Чара Алабуга муниципаль районында видеоконференция форматында узды.
Координация советы эшендә тикшерү идарәсе, прокуратура, Дәүләт хезмәт инспекциясе, Социаль иминият фонды, дәүләт статистикасы хезмәте, республика министрлыклары, профсоюз һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Утырышта Яр Чаллы шәһәре, Алабуга һәм Чистай муниципаль районнары территориясендәге сигез бурычлы предприятиедә хезмәт хакын түләү, иминият взносларын һәм салым түләүләрен түләү мәсьәләләре каралды.
Утырышта килеп туган бурычларны түләү буенча алга таба чаралар күрү өчен предприятиеләр җитәкчеләре һәм югарыда күрсәтелгән муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре катнашты.
Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.