Республика предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычларны каплау дәвам итә

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар өлешчә түләгән.

Шулай итеп, Бөгелмә муниципаль районы «Метрология һәм автоматлаштыру үзәге» Фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ 7 хезмәткәргә 138,7 мең сум түләгән.

Әлмәт районында «Алга» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 70 мең сум түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International