21 июнь көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм надзор эшләр һәм профилактик эшләр бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар – өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар – яши торган адреслар буенча рейд үткәрделәр. Рейдның максаты автоном янгын хәбәрчеләренең эшен тикшерү, янгын куркынычсызлыгы турында профилактик әңгәмә үткәрү иде.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагыларның барлык автоном янгын хәбәрчеләре дә эш хәлендә. Социаль хезмәткәрләр даими рәвештә аларны тикшерәләр һәм туклану элементларын үз вакытында алмаштыралар. Социаль хезмәт алучылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы беләләр. Бу даими рәвештә үткәрелгән инструктажлар нәтиҗәсе булып тора.