22 июнь көнне Әлмәт районында урнашкан «Яшьлек» яшүсмерләр клубында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы балалар өчен ышаныч телефонына багышланган чара үткәрде.
Очрашуда биш кеше катнашты. Аларга һәр бала 8-800-2000-122 телефонына шалтыратып, үзләренең кичерешләре, хис-тойгылары, проблемаларын уртаклаша алу турында сөйләделәр. Шулай ук балалар ярдәм хезмәтенең бушлай һәм аноним булуын белделәр.
Чара ахырында балаларга балалар өчен ышаныч телефоны эше турында буклетлар тапшырылды.
