21 июнь көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә «Товарлар. Товарны сайлау. Сатып алу» дигән темага семинар узды.
Дәрес башланыр алдыннан социаль хезмәт алучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. Кибеттә дәрестә катнашучылар тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты белән таныштылар. Алга таба алдан төзелгән исемлек буенча хезмәтләр алучылар ашамлыклар сайладылар.
Бүлекчәдә тәрбияләнүчеләр азык-төлекне сайлауга җаваплы карадылар, аларның сыйфатын тикшереп чыктылар. Алар азык-төлекне үлчәргә өйрәнделәр, акчасыз түләү ысулы белән таныштылар. Дәрестә катнашучылар алган белемнәрен көндәлек тормышта кулланырга сүз бирделәр.