Минзәлә районында балигъ булмаганнар цифрлы грамоталылыкны арттыралар

2022 елның 21 июне, сишәмбе

«Цифрлы гигиена» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Ольга Бывальцева «Киберкуркынычсызлык һәм цифрлы грамоталылык» дигән дәрес үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Дәреснең максаты: балаларның цифрлы грамоталылыгын арттыру, аларны киберкуркынычларга каршы тору ысулларына өйрәтү, шулай ук актуаль куркынычлыклар һәм алардан саклану ысуллары турында мәгълүмат бирү.

Дәрестә балалар мәгълүмати мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип принциплары, социаль челтәрләрдә аралашу кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук балигъ булмаганнарны сак, игътибарлы булырга чакырдылар.

Гаилә белән эшләү белгече интернеттагы бөтен мәгълүматны ышанып кабул итергә кирәкми, фактларны анализлый белергә кирәклегенә игътибар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International