Министрлык карамагындагы учреждениеләр белгечләре терроризм идеологиясенә каршы тору өлкәсендә квалификацияләрен күтәрделәр

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Министрлыкның Республика ресурс үзәге терроризм идеологиясенә каршы тору чараларын тормышка ашыруда үз вәкаләтләре кысаларында катнашучы тармак хезмәткәрләренең квалификациясен даими рәвештә күтәрүне тәэмин итә. Июнь аенда «Терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре» дигән квалификация күтәрү программасы буенча укулар оештырылды һәм үткәрелде.

Программа «ТИСБИ» Идарә университетының өзлексез белем бирү институты тарафыннан 2019-2023 елларга Россия Федерациясендә терроризм идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы чараларын үтәү кысаларында тормышка ашырылды.

Дәрес барышында терроризм һәм экстремизмга каршы торуның норматив-хокукый нигезләре каралды, экстремистлык һәм террорлык эшчәнлеге субъектларын иртә ачыклау үзенчәлекләре, заманча экстремизм һәм терроризм структурасы өйрәнелде, социаль объектларның һәм территорияләрнең террорчылыкка каршы саклануын ныгыту һәм зыян күрүен киметү, локаль норматив актлар һәм эчке документацияне эшләү, учреждениеләрдә террорчылык янавы барлыкка килгәндә гамәлләр буенча киңәшләр бирелде.

Укулар тәмамланганнан соң 71 тыңлаучыга квалификация күтәрү турында таныклыклар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International