Алексеевск районы предприятиесе хезмәт хакы буенча бурычын түләде

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Алексеевск муниципаль районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, «ВЗП «Северное Алексеевское» АҖ 48 хезмәткәр алдындагы гомуми суммасы 159 мең сум булган бурычын каплады.

Шулай ук Казан шәһәренең «Энергострой–73» ҖЧҖендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнгән. Оешма 6 хезмәткәргә 105,9 мең сум түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International