16нчы июнь көнне Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» үзәге «Экологик десант» акциясендә катнаштылар.
Акциянең максаты – үсеп килүче буында көнкүреш калдыклары белән эш итү культурасын, әйләнә-тирәлек турында кайгыртырга теләк формалаштыру. Волонтерлар Буровик паркындагы сулык буенда төрле чүп-чар җыйдылар. Шулай итеп алар планетабызны пычратудан саклауга кулдан килгәнчә өлеш керттеләр.