«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән терроризмны профилактикалау буенча дәрес үткәрделәр

2022 елның 17 июне, җомга

Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында 16 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алексей Шатков тәрбияләнүчеләр белән «Террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән дәрес-инструктаж үткәрде.

Чараның максаты: балаларны теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, уяулык күрсәтү кирәклегенә басым ясау.

Тәрбияләнүчеләр терроризм һәм экстремизм кебек терминнар, террорчылык акты вакытында яки террор янаганда үз-үзеңне тотуның гомуми кагыйдәләре белән якыннанрак таныштылар. Шулай ук балаларга шикле предметны ачыклаганда ничек эш итәргә, заложникларга үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында җентекләп сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International