15 июнь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Профессорның фәнни тамашасы» дигән тамаша булып узды. Хәйрия чарасын «Чаллы икмәге» сәүдә йорты администрациясе оештырды.
Балалар һәм аларның әти-әниләре фокуслар һәм химия дөньясына чумдылар. Профессор сыек азот белән мавыктыргыч тәҗрибәләр күрсәтте, тылсымны булдыру серләре белән уртаклашты.
Һәр бала «Чаллы икмәге» сәүдә йортыннан күчтәнәч алды. Чарада 56 тенәкләнүче һәм аларның әти-әниләре катнашты.