«Веста» үзәге җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен дәресләр үткәрә

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

14 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә психолог Наталья Емельянова «Аңлашылмаучылык йомгагын сүтү» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Уртак һәм күмәк хезмәттәшлек хисен формалаштыруга юнәлдерелгән чарада җәйге лагерьга йөрүче балалар катнашты.

Дәрес барышында катнашучылар әйләнә-тирәдәгеләрнең үтенечләрен тыңларга һәм ишетергә, башка катнашучылардан ярдәм алырга, шулай ук коллективта көйле эшләргә өйрәтүче күнегүләр ясадылар. «Карабас-Барабас» биреме, мәсәлән, үз-үзеңә читтән карарга һәм гамәлләреңнең тискәре йогынтысы да булырга мөмкинлеген аңларга ярдәм итте.

Дәрес ахырында психолог балаларга «Минем ышаныч телефоны» дигән белешмәлек тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International