Биектау районында балалар һәм яшүсмерләрне дөрес карар кабул итәргә өйрәтәләр

2022 елның 10 июне, җомга

«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында 9нчы июньдә Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы яшүсмерләр белән тренинг дәресләре үткәрде. Чарада 60 балигъ булмаган бала катнашты.

Шулай итеп, «Үз-үзеңне аңлый белү» дәресендә балалар психологик позицияләрдән «Аленушка һәм Иванушка» әкиятен кызыксынып анализладылар, әсәрнең борылыш моментын билгеләделәр, куркыныч сигналларны күрергә өйрәнделәр, килеп туган проблеманы хәл итүнең уңай ысулларын тәкъдим иттеләр.

«Стресс белән килешү ысуллары» дәресендә яшүсмерләр анкеталаштыру уздылар. Яшүсмерләр өчен актуаль психологик проблемалар: яшьтәшләре белән аралашу, гаиләдә психологик климат, аерым шәхес һәм бер төркем дәрәҗәсендә наркотиклаштыру куркынычының яшь психологик факторларының структурасын билгеләргә мөмкинлек бирүче социаль проблемаларга реакция тикшерелде.

Дәреснең практик өлешендә яшүсмерләр үзләренең торышлары белән идарә итәргә өйрәнделәр, ә соңыннан чарада катнашучыларга Балалар ышаныч телефоны турында сөйләделәр. Дәресләр балигъ булмаганнарның психологик адаптациясе дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International