Лениногорскида балигъ булмаганнарның җәйге ялы буенча юл карталары төзелде

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль педагоглары «Яшүсмер – 2022» ведомствоара профилактик операциясе кысаларында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балигъ булмаган балаларның җәйге мәшгульлеген оештыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы тормышка ашырыла. Балаларның җәйге ялы буенча шәхси юл карталары төзелде. Аларның мәшгульлеген оештыру яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, территориаль җәмәгать үзидарәләре, авыл җирлекләре белән берлектә тормышка ашырыла.

Балалар мәктәп яны һәм ишегалды лагерьларына, хезмәт бригадаларына йөри башладылар. Шулай ук алар шәһәр читендәге дәвалау-савыктыру комплексларына бару өчен медицина тикшерүләрен узалар. Балигъ булмаган балалар җәйне «Иркенлек», «Дуслык», «Ландыш» сәламәтләндерү лагерьларында, «Галактика балалары» чатыр лагерендә үткәрәчәкләр.

Ишегалларында, паркларда һәм скверларда төрле юнәлештәге профилактик чаралар үткәрелә: конкурслар, акцияләр, флешмоблар, куркынычсыз тәртип программалары, «Ишегалды уеннары» технологиясе тормышка ашырыла. Физкультура һәм спорт чаралары ярдәмендә үсеп килүче буынга физик тәрбия бирү мәсьәләләре хәл ителә. Социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре сүзләренә караганда, җәйге каникуллар балигъ булмаганнар өчен шатлыклы һәм онытылмас вакыт булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International