«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 7 июнь көнне тәрбияче Елена Зверева янгын куркынычсызлыгы буенча «Куркыныч предметлар дөньясында» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты – балаларны янгын куркынычы булган предметлар һәм сак булырга кирәкле предметлар белән таныштыруны дәвам итү.

Дәрес башында балаларга әкияти персонаж килде. Ул үзенең маҗаралары турында сөйләде. Балалар аны игътибар белән тыңладылар һәм беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. Аннан соң балалар шырпы, электр розеткалары һәм башка янгын куркынычы булган предметлар белән уйнау куркыныч булуы турында сөйләштеләр. Шулай ук тәрбияләнүчеләр электр приборлары турында табышмакларга җавап бирделәр, «Куркыныч предметларны тап» уенын уйнадылар һәм алган белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International