Түбән Кама балаларына ышаныч телефоны турында искәрттеләр

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Балалар ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова акция үткәрде. Социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалар катнашында чара 10нчы участокта узды.

Акция барышында белгеч балаларга аноним психологик ярдәм күрсәтү хезмәте, нинди очракларда һөнәри ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында сөйләде. Шулай ук Анжела Хайрова балаларга мәгълүмати буклетлар тапшырды.

Чараның максаты булып балалар хокукларын яклау системасын үстерү һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, балалар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International