Аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнарын авыруларны карарга өйрәтәләр

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкән яшьтәге гражданнарның туганнарын һәм инвалидларны карау кагыйдәләренә өйрәтү буенча дәресләр дәвам итә. Чаралар аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарны өйдә карау сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Чираттагы шәхси дәресне социаль эш буенча белгеч Р.С. Габдрахманова үткәрде. Реабилитация һәм карау мәктәбе укытучысы урын өстендә ятучы гражданны коендыру өчен өстәмә чаралар күрсәтте, ашату, урын-җир киемен алыштыру кагыйдәләре турында сөйләде.

Хәрәкәтләрдә чикләнү һәм аралашу җитмәү еш кына карамактагыларның сәламәтлеге начараюга китерә. Нәкъ менә шуңа күрә дәресләрдә социаль эш буенча белгеч ятып торучы өлкән кешенең хәрәкәтчәнлеген саклау өчен махсус күнегүләрне аңлата һәм күрсәтә. Социаль хезмәт алучының кызы Гөлчәчәк Рәхимулловна тернәкләндерү күнегүләрен практикада эшләп карады, аларның куркынычсыз булуына инанды.

Мәктәп тыңлаучылары билгеләп үткәнчә, алган белемнәр һәм күнекмәләр туганнарны карау процессын җиңеләйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International