Мамадыш районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм чарасы узды. Аны Балаларны яклау көне уңаеннан ВТБ банкы хезмәткәрләре оештырды.
Хәйрия чарасы социаль хезмәт алучыларга бик күп уңай эмоцияләр һәм шатлык бүләк итте. Кунаклар белән бергә балалар төрле уеннар уйнадылар, батутта сикерделәр, көлделәр һәм күңел ачтылар.
Социаль приют җитәкчелеге банк хезмәткәрләренә балалар йөзләрендәге елмаюлары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, ә кунаклар, үз чиратында, тәрбияләнүчеләргә киләчәктә дә килергә вәгъдә иттеләр.