2 июнь көнне Саба районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында төшләр тотучы бөтине ясау буенча мастер-класс узды. Чара «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм социаль яклау бүлеге тарафыннан «ТР Саба районы якташлары» ҖЧҖ җитәкчесе Мәҗит Салихов ярдәме белән оештырылган.
Төшләр тотучы – йортның тынычлыгын һәм иминлеген саклаучы буларак кулланылган гадәти булмаган һинд талисманы. Ул тискәре энергетиканы туктатырга һәм хуҗасының төшләренә яман образларны кертәмскә сәләтле дип санала.
Балалар үзләренә бөти ясады. Бәйрәм чарасы чәй өстәле алдында тәмамланды. Балаларга спонсорлар әзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.