Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен ревакцинация узды. Өлкәннәргә поликлиникага барырга кирәкми – алар өчен күчмә медицина бригадасы эше оештырылган.
Ревакцинациягә кадәр барлык өлкән яшьтәге гражданнарны алдан табиб карады. Ул социаль хезмәт алучыларга кирәкле киңәшләр бирде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Интернат-йортта иммунизация сәламәтлеге какшаган өлкәннәр арасында яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Авыруларны профилактикалауга, Covid-19дан вакциналаштыруга, өлкән яшьтәге кешеләр өчен өстәмә куркынычсызлык чараларын эшләүгә һәм кабул итүгә аерым игътибар бирелә – бу интернат-йорт белгечләре өчен мөһим.