«Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр күңелле чарада катнаштылар

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Кичә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр. «Супер» такси хезмәте вәкилләре ярдәме белән үзәк мәйданы шунда ук балалар өчен уен зонасына әверелде. Кызыл-ак шарлар, электр машиналары балаларга онытылмаслык хис-кичерешләр алырга мөмкинлек бирде.

Балалар өчен бәйрәм концертын тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова һәм «Эссен-Продакшн АГ» генераль директорының транспорт буенча урынбасары Рамил Сәгъдиев ачтылар. Бәйрәмдә шулай ук Әфган сугышы ветераннары Андрей Разживин һәм Сергей Парамонов катнашты. Алар үзәкнең реабилитантларын бәйрәм белән котладылар, кояшлы балачак теләделәр һәм Ватанга, аның тарихына һәм традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү кирәклеге турында искә төшерделәр.

«Колибри» бию студиясе, «Инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы иҗат коллективы, «Игелек планетасы» төбәк яшьләр һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы балалары чыгышлары бәйрәмнең якты бизәге булды.

Кичкә кадәр балалар үзәге территориясендә музыка тынмады, «Астра» педагоглары һәм тәрбиячеләре әзерләгән уеннар һәм анимацион программалар туктамады. Үзәктә тәрбияләнүчеләрнең креатив һәм ярдәмчел әти-әниләре Эльвира Федорова, Михаил Беданин һ.б. бәйрәмне үзләренең позитивлыгы белән тулыландырды.

Ахырда «Дивный конь» ат мәктәбе ярдәме белән балалар атта йөределәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International