Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре 1 июнь көнне «Балачак – ул без» дигән бәйрәм үткәрделәр. Чарада учреждение реабилитантлары һәм шәһәрнең мөмкинлекләре чикләнгән балалары катнашты.
Бәйрәм «Бака-патшабикә» музыкаль әкиятен күрсәтү белән башланып китте. Аннары медицина көллияте волонтерлары озын буйлы курчаклар катнашында бию флешмобы үткәрделәр. Шулай ук балалар өчен Сабантуй оештырылды. Балалар эстафеталарны бик теләп үттеләр һәм «Балалар йортлары» хәйрия фондыннан бүләкләр алдылар.
Моннан тыш, чара кысаларында Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге үткәргән «Минем һөнәрем» рәсем конкурсында катнашучыларны бүләкләү булды.
Соңыннан «ЛЕМАРА» ҖЧҖ бөтенесен туңдырма белән сыйлады, ә «Сетевая компания» АҖ филиалы – «Идел буе электр челтәрләре» тернәкләндерү үзәгенә электр чәйнекләре һәм һава шарлары бүләк итте.