1 июнь көнне Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Аленушка» балалар бакчасында чара уздырганнар. «Балачакның якты буяулары» уен программасы Балаларны яклау көненә багышланган иде.
Чара барышында һәр бала үзенә эш тапты. Балалар үзәк хезмәткәрләре әзерләгән күңел ачу программасында актив катнаштылар. Катнашучылар үз сәләтләрен күрсәттеләр, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Шулай ук балаларга бүләкләр тапшырылды.
Чараны үткәрүдә балалар бәйрәмнәрен оештыручы Эльвира Гарифуллина һәм шәхси эшмәкәр Ралина Алтынбаева ярдәм итте.