Балаларны яклау көне алдыннан Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне котларга байкерлар килгән иде. Алар балаларны спорт программасы белән сөендерделәр.
Очрашуга кунаклар буш кул белән килмәде. Байкерлар приютта тәрбияләнүчеләргә җәйге чорда шөгыльләнү өчен бик күп уеннар, самокатлар, туплар бүләк иттеләр.
Ә бүген балалар янына кунакка Попечительләр советы рәисе, шәһәр мэры Л.Р. Закиров, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары О.А. Плеханова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Э.Р. Җамалиева килде. Бәйрәм уңаеннан балалар кунакларга иҗади номерлар күрсәттеләр, ә шәһәр җитәкчелеге учреждениегә персональ компьютер алу өчен сертификат тапшырды.
«Яшь гвардия» яшьләр оешмасы әгъзалары волонтерлар-медиклар һәм «Форпост» иҗтимагый оешмасы белән берлектә балалар өчен кызыклы конкурслар оештырдылар. Очрашу ахырында сабын куыклары тамашасы булды.