Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә бәйрәм бүләк иттеләр

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

1 июнь көнне Югары Утар балалар интернат-йортында психик тайпылышлары булган гражданнар өчен Балаларны яклау көненә багышланган чара үткәрелде. Бәйрәм учреждениенең урам сәхнәсендә узды.

Балаларны бәйрәм белән котларга депутат А.М. Хәмитов, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов, шулай ук Попечительләр советы рәисе М.И. Галиев килгән иде. Шулай итеп, Марат Ибраһим улы ярдәме белән балалар Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актерлары башкаруында «Бүре һәм кәҗә» спектаклен карадылар. Соңыннан балалар бәйрәм торты һәм татлы мамык белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International