Инвалид балалар өчен өйдә күңелле бәйрәм оештырдылар

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт кәрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре профилактика субъектлары белән берлектә социаль хезмәтләр алучы мөмкинлекләре чикле балалар өчен күңел ачу чарасы уздырганнар.

Мультипликацион фильм персонажлары костюмнарында белгечләр анимацион тамаша күрсәттеләр, балаларга бүләкләр тапшырдылар һәм аларга иминлек, уңышлар һәм нык сәламәтлек теләделәр.

Чара «Өйдә күңелле бәйрәм» проекты кысаларында оештырылды. Балалар өчен бүләкләр әзерләргә хәйриячеләр Светлана Кутяшова, Вера Беккер һәм Антонина Севастьянова ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International