Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Т.В. Кузнецова һәм психолог С.Г. Ягудина тарафыннан эшләнгән «Күңелем утраучыгы» инновацион технологиясе кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан дистанцион психокоррекция чаралары уздырыла. Алар инвалидларга, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга, авыручы балаларның ата-аналарына онлайн-дәресләр форматында психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Технологиянең төп бурычы – мондый проблемага мөнәсәбәтне үзгәртергә, тискәре күренешләрне җиңәргә, тулы канлы тормыш өчен ресурслар табарга ярдәм итү. Бу проблеманы төркем һәм индивидуаль эшнең дистанцион формалары хәл итәргә булыша.
Мәсәлән, индивидуаль дәресләр өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм көндезге төркем социаль хезмәтләр алучысы Родион Маратович белән үткәрелә. Җәмгыятьтән аерылу, ялгыз һәм аз хәрәкәтле яшәү рәвеше психологик проблемалар килеп чыгу куркынычын арттыра. Видеоэлемтә буенча консультацияләр барышында гражданин психолог ярдәмен ала, ә өйдә социаль хезмәткәр һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече аңа психологның индивидуаль диагностик, тернәкләндерү һәм психокоррекцион биремнәрен үтәүдә булыша.
Әлеге дәресләр ярдәмендә Родион Маратович психика өчен куркынычсыз рәвештә тискәре ситуацияләргә җавап бирү, үз-үзеңне контрольдә тоту, торгызу, артык киеренкелекне, үпкәләрне һәм кичерешләрне бетерү өчен дөрес алымнарга өйрәнә. Граждан үзе дә чараларның уңай нәтиҗәсен билгеләп үтә һәм «Ышаныч» үзәге коллективына бердәм эш, индивидуаль якын килү, аның эмоциональ халәтен тотрыклыландыру өчен рәхмәт белдерә.