«Под крышей заботы» акциясенә һәркем кушыла ала

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Россия Федерациясендә «Под крышей заботы» дигән хәйрия акциясе үткәрелә. Бөтен илдән төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь комплекс вәкилләре балалар йортларында, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тәрбияләнүче мәктәп-интернатларда тормыш шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәкләр. Акция Россия Төзелеш министрлыгы эгидасы астында үткәрелә.

Акция кысаларында балалар өчен балалар һәм спорт мәйданчыклары төзеләчәк һәм ремонтланачак, балалар йортлары һәм интернатлары биналарында ремонт ясалачак, балаларга һәм учреждениеләргә иң кирәкле товарлар бүләк ителәчәк. Россиянең Төзелеш министрлыгы, ведомство карамагындагы оешмалар, төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь комплекс вәкилләре Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Донецк һәм Луган халык республикаларыннан килгән балаларга ярдәм итәчәкләр.

Барлык теләүчеләр дә акциягә кушыла һәм балаларга ярдәм итә ала.

Акциядә катнашу мәсьәләләре буенча Россия Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: (495) 647-15-80 (өстәмә 50708), pressa@minstroyrf.gov.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International