Буа районында өлкәннәр өчен сәламәтләндерү чаралары

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Буа муниципаль районында ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы һәм «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең уртак проекты тормышка ашырыла.

«Яңарыш» проекты өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм сәламәтләндерү чаралары комплексын уздыруга юнәлдерелгән. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече, кислород бары кулланып, социаль хезмәтләр алучылар өчен өйдә индивидуаль сәламәтләндерү процедуралары үткәрә. Аппаратны сәламәтлекне яхшырту өчен һәм кислород коктейльләре әзерләү өчен кулланалар.

Әлеге проектны тормышка ашыру өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга яңа коронавирус йогышы нәтиҗәләрен җиңәргә, хроник аручанлыкны бетерергә, йокыны нормальләштерергә, иммунитетны күтәрергә һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International