«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре актерлык осталыгына өйрәнәләр

2022 елның 27 мае, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлекнең социаль хезмәт алучылары өчен актерлык осталыгы буенча чара уздырылды. Дәрес катнашучыларның иҗади карашын үстерүгә, образлы фикерләүне формалаштыруга, эчке потенциалны ачуга һәм театр сәнгатенә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

Чара барышында социаль хезмәтләр алучылар «Йомры икмәк» әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар үзләре өчен рольләрне сайладылар, һәркем рольгә керешергә һәм герой образында үзләрен уңышлы күрсәтергә тырышты. Чара ахырында реабилитантлар үз-үзләренә ышаныч тойдылар, әкиятне сәхнәләштерүдән канәгать калдылар.

Чарада сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International