Министр урынбасары Юлия Андреева гражданнарны күчмә кабул итте

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

25 майда Алексеевск муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева килде. Ул гражданнарны шәхсән кабул итте, татарстанлыларга кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирде.

Министр урынбасары шулай ук район социаль яклау бүлегендә һәм Алексеевск районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булды, анда гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты белән танышты. Ю.И. Абдреева эш сәфәре кысаларында Хәрби дан музеенда да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International