Азнакай интернат-йортында социаль хезмәтләр алучының 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Илһамия Нурулла кызы Галимуллина үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа 85 яшь тулды.

Туган көне белән юбилярны учреждение директоры Венера Баландина котлады. Өлкән кешегә ул сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын гомер теләде, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды.

Бәйрәм өстәле артына И.Н. Галимуллинаның дуслары һәм якыннары җыелды. Кунаклар чәй эчтеләр, җырлар җырладылар. Юбилярны яраткан җырлары белән «көмеш» волонтер Ирек Мусин сөендерде.

Мондый чаралар социаль хезмәт алучыларга яхшы кәеф бүләк итә, аларның тормышларын яңа хис-кичерешләр белән тулыландыра. Интернат-йортта өлкәннәр кайгыртучанлык һәм җылы тоя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International