Буа интернат-йортында татар эстрадасы артистлары булып китте

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия концерт программасы белән татар эстрадасы артистлары Гөлназ Сираева, Артур Шугалепов һәм Гүзәлия булып кайттылар.

Тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр кунакларны җылы каршы алдылар. Шулай ук әдәбият классикларының һәм хәзерге заман авторларының популяр лирик җырлары, бәхет турында җырлар, шигырь әсәрләре яңгырады. Биюләр, шигырьләр, җырлар беркемне дә битараф калдырмады – тамашачылар бик теләп кушылып җырладылар һәм артистларны алкышладылар.

«Мондый очрашулар төрле буыннарга берләшергә ярдәм итә: әби-бабайлар артистларда үз балаларын, оныкларын күрә, ә артистлар, аларга үзләренең җылысын бүләк итеп, өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен кирәкле хис итәргә булыша», – ди социаль эш буенча белгеч Дания Гыйльфанова.

Өлкән кешеләрнең шат йөзләре һәм кабат кунакка килү үтенече артистлар өчен иң зур бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International