23 май көнне Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Хокук бозуларны кисәтү» программасын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә мастер-класс узды. «Һава шары» дигән чара 3-5 июньдә республиканың Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарында узачак International Balloon Fiesta җылылык аэростатларының беренче фестиваленә багышланган иде.
Мастер-класста катнашучылар уң як баш мие ярымшары техникасы буенча рәсем ясадылар. Бу төр рәсем ясау когнитив функцияләрнең үсешенә ярдәм итә. Социаль хезмәт алучыларның кабул итү, күрү хәтере һәм кулларның вак моторикасы яхшыра.
Когнитив тайпылышлары булган кешеләр белән эшләүдә уң як баш мие ярымшары техникасы буенча рәсем ясау методикасын куллану бүлектә тәрбияләнүчеләрнең эмоциональ-ихтыяри даирәсенә уңай тәэсир итә. Шулай ук физиологик һәм психик симптомнарның кимүе күзәтелә, авырту, борчылу һәм киеренкелек кими.
Мондый картиналар теләсә кайсы фатирның интерьерын бизи ала һәм теләсә кайсы вакыйгага күңелле бүләк булып тора. Иң мөһиме картиналарның үз куллар белән ясалуы.