Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында планлы янгын-тактик өйрәнүләр узды.
Шартлы янгын азык-төлек блогында башланды. Хәбәр итү системасы эшләп җибәрде, барлык приютта тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр бинадан эвакуацияләнде.
Өйрәнүләр уңышлы узды, эвакуацияне үзара килешеп, оператив үткәрделәр. Чара барышында янгын килеп чыккан очракта күнекмәләр һәм гамәлләр ныгытылды.