Биектау районында яшәүче өлкән яшьтәге кеше хәйрия ярдәме алды

2022 елның 20 мае, җомга

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәйрия фондлары белән хезмәттәшлек итә, алар авыр тормыш хәлендә булган өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итү белән бәйле төрле мәсьәләләрне хәл итәргә булышалар. Шундый фондларның берсе «Альпари».

Шулай итеп, «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Вәлиев Габделәхәт «Альпари» хәйрия фондыннан кер юу машинасы алды.

«Мин 1944 елда туганмын. 1 төркем инвалид кызым белән яшим. Кием-салымны кулдан юа идек, бик читен иде. Мондый әйберләр белән шөгыльләнергә сәламәтлек мөмкинлек бирми инде. Искиткеч бүләк өчен хәйриячеләргә рәхмәт!», – диде өлкән кеше.

«Өмет» комплекслы үзәге коллективы «Альпари» хәйрия фондына күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерә һәм алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International