«Астра» үзәгендә тернәкләнүчеләр белән камырдан әвәләп ясыйлар

2022 елның 20 мае, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында тозлы камырдан әвәләп ясау буенча мастер-класс узган.

Камырдан әвәләп ясау – традицион булмаган техника. Моннан тыш, камыр балалар белән иҗади эшчәнлек алып бару өчен иң пластик экологик материал булып тора. Яңа формалар һәм образлар булдыру балаларга кәеф, хис-тойгылар һәм үз-үзеңә һәм әйләнә-тирә дөньяга мөнәсәбәт белдерү мөмкинлеге бирә.

Мастер-класста катнашкан реабилитантлар камырдан детальләр әвәләп ясадылар, камыр җәйделәр үз эшләнмәләрен ясадылар.

«Камырдан әвәләп ясау вак моторика үсешенә ярдәм итә. Моториканы үстерүдән тыш, балаларда образлы фикерләү, фантазия дә үсә», – дип билгеләде тернәкләндерү үзәге белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International