Зәй районында көндезге тору төркеме карамагындагыларны Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәттеләр

2022 елның 20 мае, җомга

19нчы май көнне Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар белән цифрлы грамоталылык буенча дәрес үткәрелде.

«РФ Дәүләт хезмәтләре» һәм «ТР Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымталары белән танышу» темасына социаль-мохиткә җайлаштыру буенча дәрес кушымталар һәм алар ярдәмендә алырга мөмкин булган хезмәтләр белән танышуга юнәлдерелгән иде. Мәсәлән, табибка кабул итүгә яки вакцинацияләүгә язылырга, ТКХ өчен түләргә, медик-социаль экспертиза бюросына мөрәҗәгать итәргә һ.б.

2022 ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бу ел кысаларында барлык чаралар да дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү юлы аша халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Цифрлы технологияләрдән файдалана белү бүлекчә карамагындагыларына җәмгыятьтә социализацияләнергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International