Балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларга психологик ярдәм хезмәте турында хәбәр итәләр

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Балалар ышаныч телефоны» дигән темага мәгълүмат сәгате узды.

Чара педагог Евдокимова Н.А. чыгышыннан башланды. Һәр кешенең тормышында проблемалар барлыкка килергә мөмкин Мондый хәлләрдә һәрберебезгә ярдәм кирәк. Педагог социаль приютта тәрбияләнүчеләргә Балалар өчен ышаныч телефоны һәм психологик ярдәм хезмәтенең максаты турында сөйләде.

Чара нәтиҗәләре буенча приют карамагындагы балалар критик хәлләр килеп чыккан очракта, бала ярдәм сорап ышаныч телефоны хезмәтенә мөрәҗәгать итә алуын аңладылар.

Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү программасы кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан «Яшәргә кирәк» дигән психологик акция уздырылган.

Акция барышында психолог «Гармонияле кеше» дигән темага тренинг оештырды, ул яшүсмерләрдә кеше шәхесенең кыйммәтләре һәм уникальлеге турында күзаллауны формалаштырырга ярдәм итте. Моннан тыш, яшүсмерләр белән Балалар ышаныч телефоны эшенең принциплары турында да сөйләштеләр.

Соңыннан акциядә катнашучылар «Яшәргә кирәк» дигән коллаж әзерләделәр. Чараны оештыручылар психологик ярдәмнең әһәмиятен ассызыкладылар һәм Балалар өчен ышаныч телефоны контактлары булган белешмәлекләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International