Түбән Кама яшүсмерләренә толерантлыкның әһәмияте турында сөйләделәр

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» дигән курс кысаларында «Толерант аралашу ысуллары» дигән темага дәрес үткәрде. Чара толерант аралашу ысуллары белән танышу, бердәмлек дәрәҗәсен күтәрү, һәр шәхеснең уникальлеге турында күзаллауны формалаштыру максатыннан үткәрелде. Дәрестә 12 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес «толерантлык» төшенчәсенең нәрсә икәнлеге турында әңгәмә белән башланып китте. Катнашучыларның һәркайсы бу сорауга җавап табарга һәм конкрет мисаллар китерергә тырышты.

«Хәерле көн, шалом, салют!» уены вакытында балалар төрле телләрендә исәнләштеләр, ә «Һәр халыкның үзенчә» уены ишарәләр кулланып ничек исәнләшергә мөмкин булуын күрсәтте. Тест шәхеснең толерантлык дәрәҗәсе турында нәтиҗәләр ясарга ярдәм итте.

Уеннардан соң балалар дәрестә уртак эш турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International