«Минем чикләрем» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Илдарханова Гөлназ ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәптә укучылар белән дәрес үткәрде.
Тренинг башында балалар «Үз-үзеңә ышан» дигән притча тыңладылар, аннан соң «Үз-үземне тыңлыйм», «Минем исемем...», «Нигә мин үземне яратам...», «Дустыңа елмаю бүләк ит» күнегүләрен үтәделәр. Моннан тыш, психолог В. Фей методикасы буенча үзен һәм башкаларны кабул итү диагностикасын үткәрде. Әлеге диагностика һәр балага үз хисләрен төрле хәлләрдә тасвирларга мөмкинлек бирде.
Уртак фикер алышу һәм үз-үзеңне, үз хис-тойгыларны анализлау балаларга үз фикерләренең һәм гамәлләренең әһәмиятен аңларга ярдәм итте. Дәрес ахырында балалар «Балалар ышаныч телефоны» дигән мәгълүмати белешмәлекләр алдылар.