Түбән Камада балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыру буенча акция уздырдылар

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Гаиләдә көч куллануны кисәтү, ата-аналар өчен җаваплылык формалаштыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» волонтерлар отряды белән берлектә «Ышаныч телефонына – әйе!» Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чара уздырды.

Балалар ышаныч телефоны – балаларга һәм аларның әти-әниләренә түләүсез аноним психологик ярдәм күрсәтү хезмәте. Ышаныч телефоны хезмәте балалар иминлеген, балалар хокукларын бозу, алар белән рәхимсез мөгамәләне ачыклау һәм профилактикалау мәсьәләләрен хәл итүдә зур роль уйный.

Акция барышында волонтерлар үтеп баручыларга балалар өчен ышаныч телефоны эшенең үзенчәлекләрен аңлаттылар: психологка мөрәҗәгать итү аноним характерда, сөйләшүнең эчтәлеге шалтыратучыга һәм консультантка гына билгеле.

Акция нәтиҗәләре буенча 10-нчы номерлы социаль участокта балалар өчен ышаныч телефоны номерлары язылган 75 буклет таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International