Яшь буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында Россиянең Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары бүлек начальнигы Р.Р. Гатауллин җитәкчелегендә «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар.
Иҗтимагый совет әгъзалары приютта тәрбияләнүчеләр өчен халык җырларын башкардылар, балаларга тәм-томнар һәм бүләкләр тапшырдылар, шулай ук социаль приютка Язгы игелек атнасы кысаларында җыелган хәйрия ярдәме тапшырдылар.
Приют администрациясе күрсәткән хәйрия ярдәме өчен рәхмәт белдерә.